Туймазы районында ашлык киптерү комплексы һәм гөмбә, яшелчә, җиләк-җимеш төргәкләү линиясе төзү проектын «Туймазыагрогриб» җәмгыяте директоры урынбасары Марсель Фәррахов тәкъдим итте. Ул әлеге продукцияне федераль ваклап сату челтәрләрендә инде уңышлы сата, аңа ихтыяҗ арта, дип сөйләде. Чәчү мәйданнары һәм авыл хуҗалыгы культураларын үстерү күләмнәре арту белән хуҗалыкка өстәмә эшкәртү куәтләре кирәк.
203 миллион сум кертеп, инвестор ашлык саклау өчен складлар һәм фасовкалау бинасы төзергә, ашлык чистарту, киптерү һәм төргәкләү җиһазлары сатып алырга һәм урнаштырырга планлаштыра. Яңа производствода 20 эш урыны барлыкка киләчәк.
Ярдәм чаралары буларак, проект салым ташламалары белән өстенлекле статус алды. Моннан тыш, Радий Хәбиров Транспорт министрлыгына Туймазы районы хакимияте белән берлектә яңа комплекска илтүче юлның 1,5 километрлы участогын ремонтлау мөмкинлеген карарга кушты.
«Красный ключ» җәмгыяте генеральный директоры Ян Терновский Нуриман районында эчә торган су җитештерүне модернизацияләү проектын тәкъдим итте. Сәгатенә 2 мең шешә дәрәҗәсендә җитештерүчәнлеге булган җиһазны, сәгатенә 6 мең шешәгә кадәрлегә алыштыру турында сүз бара. Компания технологик җиһазларның бер өлешен сатып алган инде. Аны монтажлау эшләрен 2022 елның беренче кварталында тәмамларга планлаштыралар. Шулай ук инвестор 5-19 литр күләмле эре форматлы савытлар чыгара башларга ниятли.
Җитештерүнең энергия нәтиҗәлелеген арттыру өчен предприятиедә кояш батареяларын урнаштыру мөмкинлеген карыйлар.
– Без энергиянең альтернатив чыганаклары исәбенә 30 процентка кадәр ихтыяҗыбызны тәэмин итәргә исәп тотабыз, - дип билгеләп үтте Ян Терновский. - Кояш батареяларын урнаштыру буенча соңгы карарны икътисади бәяләү нәтиҗәләре буенча кабул итәбез.
– Сезнең производствогыз бик яхшы, аны модернизацияләү буенча җитди планнарыгыз бар, – диде Радий Хәбиров. - Якын арада мин үсеш перспективалары буенча фикер алышу өчен предприятиедә булырга тырышачакмын.
Фото: Башкортстан Башлыгы сайтыннан.