-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
15 октябрь 2021, 17:11

Салымыңны түләдеңме?

2020 елга булган салымнарны кайчанга кадәр түләргә мөмкин?

Салымыңны түләдеңме?
Салымыңны түләдеңме?

Башкортстан Республикасы Финанс министрлыгы 2020 елда милек салымнарын түләү кирәклеген искә төшерә.

Салым мөрәҗәгатьләре салым салына торган транспорт чаралары һәм күчемсез милек объектлары хуҗаларына, шулай ук 2020 елда салым агенты НДФЛ тотып калмаган керемнәрне алганнарга җибәрелә.

Салымнарны вакытында түләү өчен иң чик срок - 2021 елның 1 декабре.

Түләүләрне Русия Федераль салым хезмәте сайтындагы онлайн-режимда яки "Налоглар ФЛ" мобиль кушымтасы аша, яки интернеттан файдаланып - "Физик затларның салымнар, страховка кертемнәре түләү", "Өченче затлар өчен салымнар түләү" яки "Түләү йөкләмәсен түләү" хезмәтләрен "Салымнар һәм пошлиналар түләү" бүлегендә, шулай ук банкның якындагы бүлегендә яки Русия почтасында һәм түләү терминаллары аша гамәлгә ашырырга мөмкин.

Барлык түләү реквизитлары, шулай ук QR-код һәм штрихкод салым хәбәрнамәсенә кертелгән.

Фото: abkhazian.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: