+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
17 октябрь 2021, 11:40

Бердәм коллектив, күркәм уңышлар

Ринат Акчурин җитәкчелек иткән Әбҗәлил юл ремонтлау-төзү идарәсе елдан-ел югарырак нәтиҗәләргә ирешә.

Бердәм коллектив, күркәм уңышлар
Бердәм коллектив, күркәм уңышлар
Җитәкче турында:
Ринат Акчурин Зианчура районы­ның Башкорт Үргене авылында ишле гаиләдә туып-үскән. Магнитогорск төзелеш техникумын тәмамлагач, хезмәт юлын “Башмедстрой” трестында мастер булып башлый. Аннары Әбҗәлил юл ремонтлау-төзү идарәсендә прораб, баш инженер булып эшли, Әбҗәлил районы хакимияте башлыгы урынбасары вазыйфасын башкара. Чит­тән торып Носов исемендәге Магнитогорск дәүләт техник университетын тәмамлый.
2014 елдан Әбҗәлил юл ремонтлау-төзү идарәсенә җитәкчелек итә.
Хезмәтендә ирешкән уңышлары өчен байтак бүләкләргә, Мактау грамоталарына лаек булган Ринат Лотфулла улы гаиләсе белән дә үрнәкле. Тормыш иптәше, Аскар район үзәк дәваханәсендә шәфкать туташы булып эшләүче Ләлә Юлай кызы белән матур гомер кичерә, уллары Денис, Ранис, кызлары Айсылуны тәрбияләп үстергәннәр.

Әбҗәлил юл ремонтлау-төзү ида­рәсе хезмәткәрләре һөнәри бәйрәм­нәрен күркәм хезмәт уңышлары белән каршылый. Әлеге предприятиенең үткәне матур, киләчәге якты. Аларның эшенә тирә-якта сокланмаган кеше юктыр. Предприятие уңганнарының киеренке эше нәтиҗәсендә юллар төзүгә, ремонтлауга, юл ресурслары мөмкинлекләрен ныгытуга, тармакның нәтиҗәлелеген күтәрүгә күп көч салына. Юлларны тәртипкә китерү һәм яңарту буенча күләмле эш башкарыла. Елның-елында шактый зур мәйданда юллар ремонтлануы шул хакта сөйли.
– Агымдагы ел да искәрмә түгел, сигез айда гына 138 миллион сумлык эш башкардык. Стәрлетамак – Белорет – Магнитогорск юлына асфальт түшәдек. Иске Ташбулат – Баем – Озерный – Белорет – Учалы – Миәс автоюлында ремонт эшләре башкардык. Моннан тыш, район үзәге Аскар авылы юллары ремонтланды, район оешмалары территорияләренә асфальт түшәлде. Хәзерге вакытта Аскар – Әлмөхәммәт – Сибай автоюлында ремонт эшләре башкарабыз. Гомумән, безнең хезмәткәрләр элек-электән тырышып эшли. Һич мактану түгел, хәзер безнең хезмәткәрләр тарафыннан ремонтланмаган юллар юк дисәк тә ялгыш булмастыр, мөгаен, – ди булдыклы һәм хәстәрлекле җитәкче Ринат Лотфулла улы. – Хәзерге вакытта безнең пред­приятиедә 112 кеше эшли, шуларның 18е җитәкче вазыйфада. Һәркем күңел җылысын биреп хезмәт сала. Аеруча С. Халитов, В. Задин, В. Әмиров, С. Сухов, Г. Габитов, И. Әхтәмов, З. Шәяхмәтов, А. Низамов һәм баш­каларның күпьеллык тырыш хезмәтен билгеләп үтәсе килә.
Гомумән, монда бердәм, тату коллектив тупланган. Биредә хезмәт салучы һәр кеше киләчәккә зур өметләр баглап, тырышып эшли. Хезмәт хакының вакытында түләнүе исә аларга тагы да дәртләнебрәк, тырышыбрак эшләргә мөмкинлек бирә.
– Җитәкчебездән уңдык, – ди биредә эшләүче хезмәткәрләр Ринат Акчурин белән горурланып. – Булдыклы һәм шат күңелле, гадел һәм тырыш, кешелекле һәм кечелекле, шуңа аны ихтирам итәбез.
Предприятиенең “Ишкилде” карье­рының (җитәкчесе Р. Хәмзин) эшчән­леге дә мактауга лаек. Биредә төзе­леш өчен ташлар чыгарыла. Елның-елында чыгарылган таштан 40 мең тоннадан артык кырчынташ җитеш­терелә.
Р. Мәгафуров җитәкчелегендәге механика бүлегендә дә ел әйләнәсенә эш кайный. Предприятие автопаркында 38 берәмлек транспорт исәп­ләнә, шуның 25е юл-төзелеш техникасы.
Асфальт-бетон заводында да үз эшенең осталары хезмәт сала. Монда югары сыйфатлы асфальт җитеш­терелә.
Гомумән, Әбҗәлил юл ремонтлау-төзү идарәсе коллективы башкарган эшләре белән якташларының ихтирамын яулый-яулый, яңа икътисади үрләргә күтәрелеп, киләчәккә зур өметләр баглап, тырышып, күңел җылысы биреп эшли. Даны тирә-якка таралган үрнәкле җитәкче Ринат Акчуринны һәм аның бердәм, тату коллективын киләчәктә дә хезмәт уңыш­лары сөендереп торуын телик.
– “Кызыл таң” гәзите аша барлык хезмәттәшләремне, ветераннарыбызны Юл ремонтлау-төзү хезмәткәрләре көне белән кайнар котлап, аларның һәммәсенә шатлык-куанычлар, уңыш­лар, сәламәтлек, гаилә бәхете телим, – ди Ринат Лотфулла улы.

Әхнәф ӘМИНЕВ.
Әбҗәлил районы.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: