-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
18 октябрь 2021, 15:26

Эшкуарларны нәрсә борчый?

Башкортстанда Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкил Флүр Әсәдуллин Хөкүмәттәге чираттагы оператив киңәшмәдә агымдагы елның 9 ае нәтиҗәләре турында хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, вәкаләтле вәкилнең төп эше – эшкуарлар мөрәҗәгатьләре белән эшләү, 9 айда алар 381 булган.

Эшкуарларны нәрсә борчый?
Эшкуарларны нәрсә борчый?
Мөрәҗәгатьләрнең дүрттән бер өлеше диярлек - җир-милек мәсьәләләре буенча, бу аренда килешүләрен озайтудан баш тарту, аларны берьяклы туктату. Мисал итеп Вәкил мондый очракны китерде: эшкуар Салаватта физкультура-сәламәтләндерү комплексы төзегән һәм вакытында эшне тәмамларга өлгермәгән. Шәһәр хакимияте аренданы озайткан, әмма күзәтчелек ведомствосы каршы чыккан. Эшкуардан объектны алу куркынычы туган. ФОК төзелеше туктатылган, эшкуар зур зыян күргән. Уртак эш нәтиҗәсендә эшкуар мәсьәләсе җайга салынган, ул төзелешне дәвам итәчәк.

Муниципаль һәм дәүләт органнары тарафыннан мәсьәләләрне хәл итүне сузуга карата шикаятьләр күп. Муниципалитетларның эшкуарларга чын күңелдән ярдәм итәргә теләү очраклары күп, әмма эшкуарларга зыян китерә торган хаталар да бар икән.

Шулай ук Флүр Әсәдуллин коронавирус чикләүләрен керткәндә бизнес тәкъдимнәрен дә исәпкә алырга тәкъдим итте.

- Коронавирус чикләүләре турында әйтәм. Алар, һичшиксез, эшкуарларны борчый, һәм алар өчен зур чыгымнар тудыра. Тик эшкуарлардан чикләүләр шартларында эшләргә әзерме, дип сорасалар, аларның күбесе «әйе, безне япмасыннар гына иде», - дип җавап бирер, дип уйлыйм. Шул ук вакытта, бизнес вәкилләренең очрашу турында тәкъдимнәре бар, алар буенча диалог кирәк. Шуңа бәйле рәвештә, икътисадка ярдәм итү һәм икътисадның тотрыклылыгын тәэмин итү буенча кризиска каршы штаб эшен яңадан башлап җибәрергә һәм чикләүләр белән бәйле тармакларга ярдәм итү буенча мөмкин булган чаралар турында фикер алышырга тәкъдим итәм, — дип йомгаклады үз чыгышын бизнес-омбудсмен.

Фото: Башинформ

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: