-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
18 октябрь 2021, 14:42

Күпфатирлы йортларда ремонт эшләре башкарылган

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфаларын башкаручы Алан Марзаев "Күпфатирлы йортларда подъездларны комплекслы ремонтлау" программасы кысаларында башкарылган подъездларны ремонтлау эшләре буенча чыгыш ясады.

Күпфатирлы йортларда ремонт эшләре башкарылган
Күпфатирлы йортларда ремонт эшләре башкарылган

Аның сүзләре буенча агымдагы елда республикада түбәләр яки инженерлык җиһазлары төзек булмау аркасында, подъездларны капиталь ремонтлауның башка төрләре белән берлектә ремонт ясалган йортларның исемлеген формалаштыруга комплекслы якын килү кулланылган. Әйтик, агымдагы елда подъездларга ремонт ясалган 115 йортның 98ендә элек түбәләрне ремонтлау, йорт эчендәге су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системаларын, электр, җылылык белән тәэмин итү, алыштыру эшләре башкарылган.

Агымдагы елда подъездларны комплекслы ремонтлауга 222 миллион сум юнәлтелгән, республиканың 3 муниципалитетында урнашкан 112 күпфатирлы йортта 306 подъезд норматив хәлгә китерелгән.

Әлеге подъездлар буенча эшләр тулысынча төгәлләнгән һәм төбәк операторы, подрядчы оешмалар, урындагы үзидарә органнары, идарәче оешмалар һәм биналарның милекчеләре катнашлыгында башкарылган эшләрне кабул итү актларына кул куелган.

Фото: Башинформ

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: