+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
18 октябрь 2021, 20:19

Төп индикатор - халык фикере

18 октябрьдә Башкортстан Хөкүмәтендә район хакимияте башлыклары һәм төбәк операторлары катнашлыгында каты коммуналь калдыклар белән эш итү мәсьәләсе буенча чираттагы киңәшмә булды.

Төп индикатор - халык фикере
Төп индикатор - халык фикере
Киңәшмә видеоконференцэлемтә режимында Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров рәислегендә узды.

- Киңәшмәнең көн тәртибенә күчкәнче, агымдагы елның сентябрендә төбәк белән идарә итү үзәге үткәргән социаль сораштыру нәтиҗәләрен кыскача гына әйтеп үтәсем килә. Ике ел диярлек республика Хөкүмәте дәрәҗәсендә "чүп реформасын" гамәлгә ашыру мәсьәләләрен даими карап торуыбызга карамастан, сорашып белешү халыкның килеп туган хәлдән канәгать булмавын күрсәтте.

Бездә элеккечә үк проблемалар кала: чүп чыгару, аның ешлыгы, контейнер мәйданчыкларын карап тоту, калдыкларны аерым җыюның җайга салынмаганлыгы, санкцияләнмәгән чүплекләр. Контейнер мәйданчыкларындагы тәртипсезлекләр, чүп-чарны аерым җыю өчен контейнерлар булмау, чүп-чарны чыгарганнан соң да мәйданчыкта чүп-чар калу - төп проблема. Без ничек тә булса рейтингларда күренә алабыз, әмма төп индикатор – халык фикере. Әгәр гражданнар чүп җыю һәм чыгару эшен оештырудан канәгать булмаса, димәк, без кайбер юнәлешләр буенча җитди эшләп бетермибез. Чөнки бу факторларның барысына да безнең гражданнарның тормыш дәрәҗәсе бәйле, - дип билгеләп үтте Андрей Назаров.

Башкортстан Башлыгының социаль коммуникацияләр буенча идаре начальнигы Елена Прочаковская республикада чүп реформасын гамәлгәңашыру турында социаль челтәрләрдә гражданнарның сораштыру нәтиҗәләре турында җентекләп сөйләде. Сораштыру 655 респондент арасында 28 сентябрьдән 2 октябрьгә кадәр республикада популяр социаль челтәрләрне сайлап алу ысулы белән онлайн-анкета форматында үткәрелде. Сораштыру күрсәткәнчә, гражданнарны контейнерларның һәм контейнер мәйданчыкларының торышы, санкцияләнмәгән чүплекләр барлыкка килү, зур габаритлы чүп-чар ташлау борчый.

Андрей Назаров Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгына чүп-чар чыгару мәсьәләсе буенча төбәк операторлары белән берлектә контейнер мәйданчыкларына хезмәт күрсәтү һәм аларны карап тоту мәсьәләләрен муниципалитетлар белән эшләргә, хакимият башлыкларына санкцияләнмәгән чүплекләрне бетерү эшләрен тизләтергә һәм 2021 елга пландагы күрсәткечләргә ирешергә кушты.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: