+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
18 октябрь 2021, 20:21

"Технология" предприятиесе яңа мөмкинлекләр ача

18 октябрьдә республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "Технология" Обнинск фәнни-җитештерү предприятиесе генеральный директоры Андрей Силкин белән очрашты. Яклар инновацион сәнәгать проектларын гамәлгә ашыру өлкәсендә хезмәттәшлек башлангычларын карады.

"Технология" предприятиесе яңа мөмкинлекләр ача
"Технология" предприятиесе яңа мөмкинлекләр ача
Исегезгә төшерәбез, 2021 елның августында республика Хөкүмәте бизнес вәкилләре белән пилотсыз авиация кластеры булдыру турында килешү төзеде. Башкортстан Башлыгы билгеләп үткәнчә, бу төбәкнең сәнәгать сәясәтенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе. Картографиядә, сәнәгать объектларының һәм авыл хуҗалыгы җирләренең торышын мониторинглауда, гадәттән тыш хәлләрне кисәтүдә бу җиһазларга ихтыяҗ бар.

– «Технология» предприятиесе үзен полимер, композит һәм керамик материаллар җитештерүче буларак танытты. Без аларны пилотсыз очу аппаратлары җитештергәндә куллану белән кызыксынабыз, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Ышанам ки, «Технология» предприятиесе кебек стратегик партнер белән хезмәттәшлек яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирәчәк.

Очрашу кысаларында Башкортстан Хөкүмәте «Технология» предприятиесе белән инновацион проектларны берлектә тормышка ашыру ниятләре турында килешү төзеде. Документка республиканың сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев һәм "Технология" Обнинск фәнни-җитештерү предприятиесе генеральный директоры Андрей Силкин кул куйдылар.

Фото: Башкортстан Башлыгы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: