+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
19 октябрь 2021, 20:52

Башкортстанда үзмәшгульләр саны арта

Башкортстан Республикасында агымдагы елның 17 октябренә үзмәшгуль статусында булган 64,7 мең салым түләүче эшли.

Башкортстанда үзмәшгульләр саны арта
Башкортстанда үзмәшгульләр саны арта

2020 елның шул ук чорындагы белән чагыштырганда, үзмәшгульләр саны 3 тапкыр диярлек арткан.

- Үзмәшгульләр дип шартлы рәвештә һөнәри керемгә салым түләүчеләрне атыйлар. 9 айда Башкортстан Республикасының консолидацияләнгән бюджетына алардан 108,9 миллион сум салым керде, бу узган ел дәрәҗәсенә карата 3,8 процентлы үсеш, - дип билгеләде финанс министры Лира Игътисамова.

Рәсми рәвештә үзмәшгуль булу һәм һөнәри керемгә салым түләү өчен "Дәүләт хезмәтләре" порталындагы «Минем салым» мобиль кушымтасында теркәлергә кирәк.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: