-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
19 октябрь 2021, 18:40

Эшкуарлар өчен шартлар яхшыра!

Башкортстанның Көндәшлек сәясәте буенча дәүләт комитеты тарафыннан кече эшкуарлык субъектлары һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар өчен дәүләт һәм муниципаль сатып алуларда катнашу буенча видеоролик әзерләнгән.

Эшкуарлар өчен шартлар яхшыра!
Эшкуарлар өчен шартлар яхшыра!
- Без кече эшкуарлык субъектлары һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар өчен уңайлы видеоформатта инструкция эшләдек. Аның ярдәмендә эшкуарлар сатып алуларны гамәлгә ашыру механизмын аңлый һәм аларда катнаша ала, – дип билгеләп үтте Дәүләт комитеты рәисе Гөлшат Арсланова.

Видеороликта сатып алу процессының төп этаплары, сатуларда катнашу өчен шартлар, гамәлдәге электрон сәүдә мәйданчыклары, шулай ук сатып алулар өлкәсендә бердәм мәгълүмат системасында эшләү буенча консультация алу ысуллары турында белешмәләр урнаштырылган. Әлеге мәгълүматны куллану эшкуарларга сатып алуларны яхшырак тикшерергә һәм кирәкле документлар пакетын мөстәкыйль әзерләргә мөмкинлек бирәчәк.

Роликны карар өчен түбәндәге сылтама аша үтәргә кирәк: https://www.youtube.com/watch?v=S0CkPoLm16k

Фото: Башкортстан Хөкүмәте




 




 
Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: