+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
19 октябрь 2021, 20:44

Икътисадта үсеш сизелерлек

Бүген Башкортстан Республикасы Хөкүмәте утырыш узды. Премьер-министр Андрей Назаров җитәкчелегендә анда мөһим мәсьәләләр каралды.

Икътисадта үсеш сизелерлек
Икътисадта үсеш сизелерлек

Атап әйткәндә, утырышта 2021 елның 9 аенда Башкортстан бюджеты үтәлеше йомгаклары тикшерелде, шулай ук «2022 елга һәм 2023, 2024 елларның план чорына Башкортстан Республикасы бюджеты турында»гы закон проекты каралды.

Премьер-министр билгеләп үткәнчә, коронавирус инфекциясе таралу гадәти тормыш барышын үзгәртте һәм финанс блогы эшенә сизелерлек төзәтмәләр кертте. Әмма Хөкүмәт бюджетның барлык беренчел бурычларын үтәүнең тотрыклылыгын саклап кала алды.

– Нәтиҗәле салым сәясәте һәм икътисадның тотрыклылыгын арттыру буенча үз вакытында күрелгән чаралар нәтиҗәсендә, республика бюджетына салым һәм салым булмаган керемнәр күләме, узган елның шул ук чорындагы белән чагыштырганда, 21,2 процентка артты. Шул ук вакытта үсеш темпы әлегә уртача Русия дәрәҗәсеннән түбәнрәк кала, шуңа күрә безгә финанс тотрыклылыгын югары дәрәҗәдә тәэмин итә торган бурыч сәясәтен үтәүне тәэмин итү мөһим, - диде Андрей Назаров.

Бүген «2022 елга һәм 2023, 2024 еллар план чорына Башкортстан Республикасы территориаль медицина страховкалавы фонды бюджеты турында»гы закон проекты да каралды.
- Мәҗбүри медицина страховкалавы фонды бюджеты республика үсеше өчен бик мөһим, - диде Премьер-министр. - Соңгы вакытта Фонд акчалары хисабына сәламәтлек саклау тармагын финанслау арту тенденциясе күзәтелә. 2019 елда бюджет - 54, үткән елда – 58,5 миллиард сум булса, агымдагы елда 60,8 миллиард сум тәшкил иткән. Киләсе өч елда шулай ук акча күләме арту фаразлана.

Башкортстан Республикасы икътисадының ел саен үсешен 2022 елда 3,8 проценттан 2024 елга карата 4 процентка кадәр тәэмин итү планлаштырыла. Бу Русия буенча уртача алганда 0,9 процентка югарырак дигән сүз. Бу хакта Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең «2022 елга һәм 2023, 2024 елларның планлы чорына Башкортстан Республикасының социаль-икътисади үсеше фаразлары турында»гы докладында сөйләде.

Фото: "pravitelstvorb.ru"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: