+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
19 октябрь 2021, 13:50

Радий Хәбиров Йозеф Ласселсбергер белән очрашу уздырды

Бүген Башкортстан белән идарә итү үзәгендә төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров "Lasselsberger" компаниясен гамәлгә куючы Йозеф Ласселсбергер белән очрашты. Яклар төбәк территориясендә компаниянең инвестицион проектларын гамәлгә ашыру барышы турында фикер алышты.

Радий Хәбиров Йозеф Ласселсбергер белән очрашу уздырды
Радий Хәбиров Йозеф Ласселсбергер белән очрашу уздырды

Исегезгә төшерәбез: быел августта республиканың Әбҗәлил районында Русия Президенты Владимир Путин компаниянең бүлендек предприятиесен - ак цемент чыгару буенча "Цемикс" заводын эшләтеп җибәрү тантанасында катнашты.

Башкортстанда "Lasselsberger" компаниясенең тагын бер проекты - Уфа районында керамик плитә һәм керамогранит җитештерүне киңәйтү. Бу башлангычны гамәлгә ашыру буенча ниятләр турындагы килешүне Радий Хәбиров һәм Йозеф Ласселсбергер шушы елның июнендә Петербург Халыкара икътисади форумында имзаладылар.

Якынча 7,8 миллиард сумлык инвестиция проекты 2026 елга кадәр исәпләнгән һәм елына 10 миллион квадрат метр керамик плитә чыгару күләмнәрен арттыруны күздә тота. Шул ук вакытта компания 270 яңа эш урыны булдырачак.

Уфа районында керамик плитә җитештерү буенча Европадагы иң эре заводларның берсе - "Lasselsberger Ceramics" эшләп килә. Аның куәте - елына 10 миллион квадрат метр плитә. Яңа проектны гамәлгә ашырганнан соң җитештерү күләме ике тапкыр артачак.

Очрашуда Радий Хәбиров һәм Йозеф Ласселсбергер инвестпроектларга киләчәктә җитештерүне үстерү перспективалары һәм дәүләт ярдәме чаралары белән таныштылар.

Башкортстан Башлыгы, шулай ук, коронавирска каршы вакциналауның мөһимлеген билгеләп үтте, прививкалар ярдәмендә генә коллектив иммунитетка ирешергә мөмкин, дип ассызыклады. Йозеф Ласселсбергер компаниядә хезмәткәрләрнең сәламәтлегенә җаваплы карауларын һәм прививка кампаниясен уздыру эшен көчәйтүләрен белдерде.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: