+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
20 октябрь 2021, 14:18

Инвесторлар килә, эш урыннары арта

Әле тагын бик күп башлангычларга нигез салыначак.

Инвесторлар килә, эш урыннары арта
Инвесторлар килә, эш урыннары арта

"Бездә бүген кечкенә юбилей! Үсеш корпорациясенең менеджерлары исәпләп чыгарганча, ел башыннан без озатып барган 25 инвестпроект өстенлеклеләр исемлегенә кергән. Алар буенча инвестицияләрнең гомум күләме 24 миллиард сумнан артык, нәтиҗәдә 1210 кешегә эш булачак.
Инвесторларның иң популяр юнәлеше юл буе сервисы булды - ел дәвамында без бу өлкәдә 16 инвестпроектны озата бардык. Популярлык буенча икенче урында - сәнәгать өлкәсендәге проектлар, алар безнең хезмәт исемлегендә тугыз.
Өстенлекле инвесторлар исемлегенә үз проектлары белән эләгү мавыктыргыч. Алар:
милеккә салым буенча ташламалар;
чыгымнар өлешен каплауга субсидия;
сатуларсыз җир кишәрлеген арендалау.
Инвесторның үзенә ярдәм итүгә исәп тотып, шулай ук кайбер шартларны үтәргә кирәк:
капиталь кертемнәр рәвешендә проектның инвестицияләр күләме 100 миллион сумнан да ким булмаска тиеш, юл буе сервисы өлкәсендәге проектлар өчен - 50 миллион сумнан, комплекслы программаларга кертелгән муниципалитетлар территориясендәге проектлар өчен - 10 миллион сумнан.
Һәм проектны гамәлгә ашыруның 3 елы дәвамында ким дигәндә 20 эш урыны булдырылырга тиеш. Инвестор Башкортстан территориясендә теркәлгән булырга тиеш.
Мин өстенлекле проектларга төп таләпләрне генә санап чыктым, башка шартлар һәм нечкәлекләр белән без үсеш корпорациясендә теләүчеләр белән фикер алышырбыз. kr-rb.ru сайты аша яки 7 (347) 214-90-70 телефоны буенча мөрәҗәгатьләрегезне көтәбез", - дип язган бүген социаль четәрләрдә республиканың Үсеш коррпорациясе диреторы Наил Габбасов.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: