+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
21 октябрь 2021, 14:26

Документлар электрон төргә күчерелә

Шушы айда Башкортстанның Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы ике дәүләт хезмәтен электрон форматка күчерә.

Документлар электрон төргә күчерелә
Документлар электрон төргә күчерелә
- Безнең ведомство ике дәүләт хезмәтен электрон рәвешкә күчерергә планлаштыра. Сүз дәүләт милке объектларын арендалау килешүләре буенча үзара исәп-хисапларны чагыштыру һәм Башкортстанның дәүләт милкендә яисә дәүләт милке чикләнмәгән җир кишәрлекләре өчен аренда түләве буенча чагыштыру актларын бирү турында бара, - дип хәбәр итте җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Наталья Полянская.

Бүгенге көндә Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы халык өчен электрон форматта 17 төрле дәүләт хезмәте күрсәтә. Бу яңалык министрлыкның бизнес вәкилләре белән аралашуын яхшыртачак, чөнки ул дәүләт хезмәтләре буенча мөрәҗәгатьләрнең үтемлелеген тәэмин итә.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: