+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
21 октябрь 2021, 21:03

"Росреестр" нәтиҗәле эшли

Башкортстандагы "Росреестр" һәм төбәкнең финанс-кредит учреждениеләре электрон ипотека өлешен 2021 ел ахырына 80 процентка кадәр арттырырга планлаштыра. Бу хакта бүген киңәшмәдә "Росреестр" һәм республиканың милли банкы, эре финанс учреждениеләре вәкилләре белән килешүгә ирешелде.

"Росреестр" нәтиҗәле эшли
"Росреестр" нәтиҗәле эшли
- Республиканың кредит оешмалары белән актив хезмәттәшлек итү үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтә: 2019 елда Башкортстанда электрон ипотека өлеше 19, 2020 елда – 35, 2021 елның 9 аенда – 47 процент, 2019 елдан электрон ипотека объектларының гомум үсеше 29 процент тәшкил итте. Агымдагы ел ахырына республиканың эре банклары белән бергә билгеләнгән максатчан күрсәткечкә 80 процентка ирешергә планлаштырабыз. Электрон ипотека күләмнәре үсеше күчемсез милекне рәсмиләштерү өлкәсендә дәүләт хезмәтләрен алуны гадиләштерүне һәм тизләтүне тәэмин итәчәк, чөнки Башкортстан территориясендә электрон рәвештә кергән документлар буенча ипотеканы теркәү 24 сәгать дәвамында башкарыла, - дип сөйләде "Росреестр" идарәсе җитәкчесе урынбасары Марина Мартынова.

"Росреестр"да билгеләп үтелгәнчә, ипотеканы электрон теркәү өлеше «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектын тормышка ашыру күрсәткечләре исәбенә керә һәм күчемсез милекне теркәү өлкәсендә процедураларның нәтиҗәлелеген арттыру максатларында эшләнгән күчемсез милекне кадастр исәбенә алу һәм теркәү буенча максатчан модельнең 30 зурлыгыннан берсе булып тора.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: