+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
21 октябрь 2021, 13:25

Яңа күпер булачак

Баймак районы хакимияте башлыгы Фәнис Әминев социаль челтәрләрдә пост бастырды.

Анда ул Иске Сибай авылында Карагайлы елгасы аша яңа күпер төзелеше барышы турында бәян итә.

Муниципалитет җитәкчесе сүзләренә караганда, аны төзү эшләре бер ай элек башланган. Бүген төзүчеләр тимер-бетон субайлар кага, диелә хәбәрдә. Анда әлегә автотранспорт хәрәкәте юк. Участоктан вакытлыча юл буенча гына узарга мөмкин.

Хакимият башлыгы, күпер агымдагы елның декабрендә әзер булачак, дип вәгъдә итә.

Фото: Баймак хәбәрләре.

Яңа күпер булачак
Яңа күпер булачак
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: