+14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
22 октябрь 2021, 19:10

Башкортстан экспозициясе зур кызыксыну уятты

Башкортстан экспозициясе Бөтенрусия халык-сәнгать һөнәрләре осталарының һәм «Иван-да-Марья» бөтенрусия фестивалендә иң бай экспозицияләрнең берсе булды. Ул бу көннәрдә Екатеринбургта уза.

Башкортстан экспозициясе зур кызыксыну уятты
Башкортстан экспозициясе зур кызыксыну уятты

Фестивальдә Башкортстан креатив индустриясе вәкилләренең катнашуы республикада «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды. - Халык сәнгате кәсепләре - креатив индустриянең мөһим өлеше, ул үсешнең шактый потенциалына ия. Республикада әлеге юнәлешне үстерүгә аерым игътибар бирелә. Халык сәнгате үзәге актив эшли, аның төп эше - Башкортстан осталарын һәм һөнәрчеләрен алга җибәрү, төрле хезмәтләр күрсәтү, шул исәптән күргәзмәләрдә катнашуга ярдәм итү. Дәүләт ярдәменең шундый формалары нәтиҗәсендә осталар үз хоббен уңышлы гына табышлы бизнеска әверелдерә. Милли мәдәниятләр - бизнес өчен бетмәс-төкәнмәс ресурс, - дип билгеләде республика Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты рәисе Нияз Фазылов. Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: