Шуңа күрә Русия Хөкүмәте зыян күргән тармакларда эшләүче кече һәм урта бизнеска ярдәм чаралары кабул итте: рәсми рәвештә теркәлгән һәр хезмәткәргә бер минималь хезмәт хакы күләмендә, димәк 12 792 сум акча биреләчәк.
Гаризаны 1 ноябрьдән 15 декабрьгә кадәр Федераль салым хезмәтендә шәхси кабинет аша бирергә мөмкин. Түләүләр 15 ноябрьдән, мөрәҗәгать иткәннән соң 8 көн эчендә биреләчәк. Акчаны кире кайтарырга туры килмәячәк, аларны үзегез теләгәнчә сарыф итәргә мөмкин.
Акчаны түбәндәге иң зыян күргән тармаклардан коммерция карамагында булмаган оешмалар һәм бизнес алырга мөмкин:
*Мәдәният, ял, конференцияләр һәм күргәзмәләр оештыручы оешмалар;
*Спорт оешмалары;
*Кунакханә бизнесы,
*Җәмәгать туклануы бүлеге;
* Өстәмә белем бирү бүлеге;
*Көнкүреш хезмәтләре күрсәтү оешмалары,
* Автомобиль һәм су транспорты.
Шулай ук узган ел "ФОТ 2.0" программасы буенча ташламалы кредитлар алган зыян күргән тармакларның бизнесы эшчәнлекне яңадан тергезү өчен яңа кредиттан файдалана алыр дип көтелә.
Аның максималь суммасы түбәндәге формула буенча исәпләнәчәк: минималь хезмәт хакы × хезмәткәрләр саны × 12 ай.
Беренче ярты елда процентлар түләргә кирәк түгел, ә киләсе ярты елда - 3 процент ставка буенча төп бурычны кире кайтарырга кирәк булачак.
Тик бу ысулны коллективның 90 процентын саклаган оешмалар гына куллана алачак. Югыйсә, ставка базар бәясенә кадәр артачак. Рәсмиләштерү программада катнашучы банклар аша узачак.
Фото Башкортстан Хөкүмәте сайтыннан.