+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
22 октябрь 2021, 19:15

Давыт авылына газ килде

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә куанычлы хәбәр урнаштырган.

Давыт авылына газ килде
Давыт авылына газ килде

"Әбҗәлил районы Давыт авылында иң беренчеләрдән булып Самат Мәүлит улы һәм Гөлнара Сибәгать кызы Килмөхәммәтовларга газ бирделәр.

Газга барлыгы 400дән артык участок тоташтырылачак. 212 йорт биләмәсеннән гариза кергән инде.

Без 15,6 километр озынлыктагы эчке челтәрләр төзедек һәм аларны участоклар чикләренә кадәр китереп җиткердек. Моның өчен Газпромдагы хезмәттәшләребезгә һәм шәхси рәвештә - "Газпром межрегионгаз" җәмгыяте генеральный директоры Сергей Вадимович Густовка рәхмәт.

Давыт авылына газ җибәрү белән без газ кертүнең өстәмә программасына старт бирдек, аны илебез Президенты игълан иткән иде.

Безнең Башкортстанда программа 2,6 мең торак пунктка кагылачак. Тиешле гаризалар булган очракта, 176 744 йорт биләмәсен челтәргә тоташтыра алабыз. Шул ук вакытта 61 673 йортка газ 2021 ел ахырына кадәр киләчәк, калганнарына - 2022 елда. Бу республикада газ үткәрү дәрәҗәсен 10 процентка арттырырга мөмкинлек бирәчәк, ул 83,6 процент тәшкил итә", - дип яза Радий Хәбиров "Вконтакте"да.

Фото: "Вконтакте"

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: