-2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
25 октябрь 2021, 15:44

Башкортстанда 6 электр станциясен модернизациялиләр

Бүген Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә Башкортстан генерацияләү компаниясе генеральный директоры Виктор Лариошкин дәүләт программасы буенча сигез турбинаны һәм биш генераторны яңарту планлаштырылуын хәбәр итте.

Башкортстанда 6 электр станциясен модернизациялиләр
Башкортстанда 6 электр станциясен модернизациялиләр
Модернизация Карман электр станциясендә, Уфаның 2нче һәм 4нче, Стәрлетамак һәм Яңа Стәрлетамак җылылык электр станцияләрендә узачак. Нәтиҗәдә, аларның куәте, эшләү һәм хезмәт итү вакыты артачак, ягулык чыгымы кимиячәк.

Шуны да билгеләргә кирәк: Башкортстан генерацияләү компаниясе ел саен техник яктан яңадан коралландыруга һәм реконструкциягә шактый акчалар кертә. Үткән елда бу максатларга 1,8 миллиард сум юнәлтелгән, быел әлеге сумма 4 миллиард сумнан артып китәчәк.

Компания республика территориясендә урнашкан 20 эре һәм кече энергия объектын берләштерә.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров компанияне җаваплы һәм ышанычлы партнер дип атады. Модернизация эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм алга таба да бергә эшләргә чакырды.

Фото: Башинформ

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: