+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
25 октябрь 2021, 19:03

"Без эшкуарларга үсеш өчен уңайлы шартлар тудырырга тиеш..."

Башкортстан Республикасы буенча үзебез җитештергән төяп җибәрелгән товарлар күләме 20 процентка арткан.

"Без эшкуарларга үсеш өчен уңайлы шартлар тудырырга тиеш..."
"Без эшкуарларга үсеш өчен уңайлы шартлар тудырырга тиеш..."

42 муниципалитет үсешне тәэмин иткән, алар арасында иң күпне Күмертау шәһәре (187,1), Тәтешле (184,8) һәм Чишмә (174,5) районнары күрсәткән. Бу мәгълүматлар муниципалитет башлыклары белән оператив киңәшмә барышында билгеләнде, аны Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров үткәрде.

Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, икътисад үсешен тергезү өчен, беренче чиратта, предприятиеләрнең инвестицион эшчәнлеге һәм инвесторларны җәлеп итү буенча эшне тупларга кирәк, чөнки нәкъ менә бизнес эш урыннары булдыра, салымнар һәм хезмәт хакы түли, базарны товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр белән тулыландыра, кулланучылар ихтыяҗын канәгатьләндерә. Шуның нәтиҗәсендә халыкның тормыш дәрәҗәсе дә арта.

- Без эшкуарларга үсеш өчен уңайлы шартлар тудырырга тиеш. Аларга бюрократик мәсьәләләрне хәл итүдә, документларны рәсмиләштерүдә ярдәм итәргә, дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләргә кирәк. Җәлеп ителгән инвестицияләр күләме – ул безнең уртак эшебезнең, һәм без бизнес белән ни дәрәҗәдә нәтиҗәле эшләвебезнең күрсәткече, - диде Андрей Назаров.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: