+24 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
25 октябрь 2021, 19:04

"Эшкуарлыкка ярдәм - мөһим бурыч..."

Башкортстанның Көндәшлек сәясәте буенча дәүләт комитеты кече һәм урта эшкуарлык субъектлары белән төзелгән контрактлар күләменең артуын билгели.

"Эшкуарлыкка ярдәм - мөһим бурыч..."
"Эшкуарлыкка ярдәм - мөһим бурыч..."

Агымдагы елның 9 ае нәтиҗәләре буенча, эшкуарлар тарафыннан гомум суммасы 11 миллиард сумлык 203 мең контракт төзелгән. Узган елның шул ук чорындагы белән чагыштырганда, төзелгән контрактлар саны 15,8 процентка арткан. Кече күләмдәге сатып алуларның артуы базарда мондый механизмга ихтыяҗның зур булуын күрсәтә.

- Эшкуарлык секторына ярдәм итү - республика җитәкчелеге тарафыннан куелган мөһим бурыч. Аны хәл итү инструментларының берсе кече күләмдәге сәүдә агрегаторының «Кече күләмдәге сату агрегаты» мәгълүмат системасын гамәлгә кертү булды. Гади эш кагыйдәләре ярдәмендә Башкортстан эшкуарлары бу системада заказчылар белән элемтәгә азрак вакыт сарыф итә.

Контрактлауның электрон процессы һәм сатып алуларда катнашуның үтәкүренмәле механизмнары катнашучыларның хезмәт чыгымнарын оптимальләштерергә мөмкинлек бирә. Мәгълүмати системаның шәхси кабинетында алар үзләренең контрактларын һәм сатып алулар турында белдерүләрен оператив рәвештә күзәтеп тора ала, - дип билгеләде дәүләт комитеты рәисе Гөлшат Арсланова.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: