+29 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
25 октябрь 2021, 13:52

Карабодай һәм солы кыйммәтләнә...

Хаклар күпмегә артачак?

Карабодай һәм солы кыйммәтләнә...
Карабодай һәм солы кыйммәтләнә...
Русиядә карабодай, солы бәяләре ноябрь аенда 10-20 процентка үсәргә мөмкин, дип яза "Коммерсантъ" гәзите.

"Сәбәбе - чимал һәм капларга тутыру бәясенең артуы. Аерым алганда, карабодайга бәя арту сәбәбе Алтай краенда уңыш белән бәйле проблемалар булды, анда җитештерүчеләрнең бәяләре бер килограмм өчен 57 сумнан 80 сумга кадәр үскән. Экспертлар базарга яңа уңыш керү белән вәзгыятьне тотрыкландыруга өметләнә", - дип билгеләп үтелә басмада.

Мәкаләдә әйтелгәнчә, "Роса" компанисе үз партнерларына 4 ноябрьдән позицияләрнең күп өлешенең 10-20 процентка артуы турында белдергән. "Верный" компаниясе челтәрендә басмага җитештерүчеләрдән бәяләрнең уртача 15 процентка күтәрелүе турында хәбәр алулары турында сөйләгәннәр.

Фото: РИА Новости

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: