+17 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
26 октябрь 2021, 15:49

"Саклык атнасы чаралары һәркемгә кызыклы булачак..."

28 октябрьдән 16 ноябрьгә кадәр Русия Федерациясе Финанс министрлыгы һәм Фәнни-тикшеренү финанс институты тарафыннан Бөтенрусия Саклык атнасы үткәрү планлаштырыла.

"Саклык атнасы чаралары һәркемгә кызыклы булачак..."
"Саклык атнасы чаралары һәркемгә кызыклы булачак..."
Чара Русия Федерациясенең барлык субъектларында, 2017-23 елларда Русия Федерациясендә финанс грамоталылыгын арттыру стратегиясен гамәлгә ашыру кысаларында ел саен үткәрелә. Халыкара саклык көне алдыннан традицион атна онлайн-фестиваль форматында «ФинЗОЖ Fest» исеме астында узачак.

«ФинЗОЖ Fest»ның төп максаты – финанс культурасын үстерү һәм финанс яктан сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру.

- Бөтенрусия Саклык атнасы чаралары бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә дә, белем бирү оешмаларында укучыларга да, колледж һәм югары уку йортлары студентларына да, пенсия яшендәге кешеләргә дә, эшкуарларга да, эшләүче халыкка да кызыклы булачак, - дип билгеләп үтте Башкортстан Республикасы финанс министры Лира Игътисамова.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: