+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
3 ноябрь 2021, 18:44

Башкортстанда эшкуарлык субъектлары өчен уңай шартлар тудырыла

Башкортстанда кече һәм урта эшкуарлык субъектларының кече сатып алуларда катнашуы буенча инструкция әзерләнде.

Башкортстанда эшкуарлык субъектлары өчен уңай шартлар тудырыла
Башкортстанда эшкуарлык субъектлары өчен уңай шартлар тудырыла

Республиканың Көндәшлек сәясәте буенча дәүләт комитеты «Кече күләмдәге сатулар агрегаторы» (АТМО) мәгълүмат системасында сатып алуларда катнашу буенча кече бизнес субъектлары арасыннан республика тәэмин итүчеләре өчен җентекле инструкция урнаштырылганлыгын искә төшерә.

- Кече күләмдәге сатып алуларның мәгълүмат системасы концепциясе кулланучылар өчен сатып алу процессында гади һәм аңлаешлы катнашуны тәэмин итүдән гыйбарәт. Бу бурычка функционал, визуаль бизәлеш һәм кулланучылар сценарийлары керә. Мәгълүмат материаллары катнашучыларга дәүләт сатып алуларының һәр этабында үзләрен ышанычлы хис итәргә, интерфейста җиңел ориентлашырга һәм кирәкле гамәлләрне тиз башкарырга ярдәм итә, - дип билгеләде дәүләт комитеты рәисе Гөлшат Арсланова.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте сайтыннан.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: