Бизнес-тәкъдимнәр Бөрҗән, Балакатай һәм Зилаер районнарында глэмпинглар булдыру буенча кайбер проектларны тормышка ашыруны күздә тота.
- Хәзерге чор инвесторлар әлеге бизнес-тәкъдимнәрне карап, җәйге сезонга проектларны тормышка ашырырга өлгерсен өчен яхшы вакыт, - дип аңлатты Үсеш корпорациясе генеральный директоры Наил Габбасов. - Глэмпинг - республикада актив үсеш алган экотуризмның яңа төре.
Бу табигатьтә барлык уңайлыклар һәм тулы кыйммәтле кунакханә хезмәте белән ял итү. Модульле конструкцияләр төзегәндә туфракның өске уңдырышлы катламы бозылмый, бу аларны хәтта тыюлык зоналары территориясендә дә урнаштырырга мөмкинлек бирә. Моннан тыш, мондый проектларны гамәлгә ашыру дәүләт ярдәме чараларын алу мөмкинлеге бирә, шул исәптән төзелешкә чыгымнар өлешен каплату да.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте