+23 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
3 ноябрь 2021, 16:07

Уфада социаль эшкуарлык буенча "SocialDrive" форумы узачак

Бөтен Русиядән әйдәп баручы экспертлар социаль эшкуарлыкны үстерү перспективалары турында фикер алышачак. 9 ноябрьдә узачак "SocialDrive" төбәкара онлайн-форумы дискуссия һәм тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы булачак.

Уфада социаль эшкуарлык буенча "SocialDrive" форумы узачак
Уфада социаль эшкуарлык буенча "SocialDrive" форумы узачак
Чара «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлыкка ярдәм» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында узачак.

Форум пленар утырыш белән ачылачак. «Төбәк сайлаган юнәлеш буларак социаль эшкуарлык. Трендлар. Йомгак. Киләчәк" утырышы төбәкнең профильле министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашлыгында узачак. «Төбәкләр тәҗрибәсе: социаль эшкуарлыкны үстерү буенча төбәк инструментлары» панель дискуссиясендә Русия Федерациясе субъектларының социаль өлкә инновацияләре үзәкләре вәкилләре тәҗрибә уртаклашачак һәм уңышлы гамәлгә ашырылган проектлар турында сөйлиячәк.

Форум программасы иң яхшы федераль экспертлардан, бизнес-тренерлардан, бизнес лидерларыннан мастер-класслар белән дәвам итәчәк. Чарада катнашучылар һәм тамашачылар социаль продуктларны һәм хезмәтләрне акчалаштыру ысуллары, сервис дизайны һәм инандыру осталыгы үзенчәлекләре турында беләчәк, социаль эшкуарлык өлкәсендә иң яхшы федераль кейслар белән танышачак.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте сайтыннан.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: