+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
10 ноябрь 2021, 14:40

Башкортстан – инвесторлар өчен уңайлы төбәк

Республикага инвесторлар җәлеп итү өчен нәрсә эшләргә кирәк? Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров социаль челтәрләрдәге битендә бу мөһим эшнең ничек гамәлгә ашырылуы турында уй-фикерләре белән бүлеште.

Башкортстан – инвесторлар өчен уңайлы төбәк
Башкортстан – инвесторлар өчен уңайлы төбәк
“Төбәккә инвесторлар җәлеп итү өчен иң нәтиҗәле инструментларның берсе - әзер инфраструктурасы булган территорияләр. Алар индустриаль һәм технопарклар дип атала. Республикада хәзер алар 29. Аларда йөздән артык резидент эшли, алар инде 26 меңнән артык эш урыны булдырган.

Бүгенге көндә инвесторлар ягыннан ихтыяҗ арта гына бара. Ул аңлашыла да, эшкуарларга коммуникацияләр уздыруга рөхсәт алу белән шөгыльләнергә кирәкми, бу вакытны һәм акчаны шактый янга калдыра. Әмма бездә булган мәйданнар 90 процентка тулган, һәм без анда барлык теләүчеләрне урнаштыра алмыйбыз.

Республика Башлыгы Хөкүмәткә 2024 елга индустриаль, агросәнәгать һәм технологик парклар санын 50гә җиткерергә кушты. Әлеге бурычны үтәү өчен без әлеге территорияләрне булдыру һәм үстерү белән шөгыльләнәчәк идарәче компанияләр чыгымнарын субсидияләргә булдык. Аларга 500 миллион сумга кадәр түләячәкбез.

Яңа мәйданчыклар формалаштыру эшенә без федераль акчаларны да җәлеп итәбез. Берлектә финанслау шартларында хәзер өч парк төзеп тәмамлыйбыз: «Агротехнологияләр үзәге», «Уфа» һәм «Нижегородский». Тиздән без аларда өч меңгә якын яңа эш урыны булдыра алачакбыз”, - дип яза Андрей Назаров “Инстаграм”да.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: