-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
10 ноябрь 2021, 20:35

Бизнес-шерифлар өчен вебинар үтте

Бүген Башкортстанның Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты ярдәмендә төбәк "Росреестр"ы видеоконференцэлемтә форматында киңәшмә уздырды. Республика шәһәрләре һәм районнарының бизнес-шерифлары белән узган киңәшмә электрон рәвештә җир һәм күчемсез милек алу мәсьәләләренә багышланды.  

Чара барышында төбәк дәрәҗәсендә бизнес-тирәлекне яхшырту максатларында эре, урта һәм кече эшкуарлык вәкилләре арасында "Росреестр"ның электрон хезмәтләрен популярлаштыруда бизнес-шерифларга ярдәм итү турында килешүгә ирешелде.

- Бизнесны уңышлы алып бару өчен кыска вакыт эчендә күчемсез милеккә хокукларны рәсмиләштерү кирәкле шарт булып тора һәм бу инде хәзер үк электрон сервисларга мөрәҗәгать итү юлы белән мөмкин. Шуңа күрә эшкуарлар җәмәгатьчелеген үзара хезмәттәшлекнең электрон форматына җәлеп итү беркайчан да булмаганча актуаль. Башкортстанда күчемсез милекне электрон рәвештә теркәүгә кергән гаризаларны карау вакыты 2 эш көненнән артмый. Юридик берәмлекләр тарафыннан электрон рәвештә бирелгән мондый гаризаларның өлеше 2020 елда – 32, ә быел 41 процент тәшкил иткән. Бу күрсәткечне арттыруны дәвам итәчәкбез, - диде Башкортстан буенча "Росреестр" идарәсе җитәкчесе урынбасары Марина Мартынова.

Бу хакта тулырак: pravitelstvorb.ru/ru/press-office/news.php?ELEMENT_ID=53349

Фото: pravitelstvorb.ru/ru/press-office/news.php?ELEMENT_ID=53349

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: