+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
11 ноябрь 2021, 10:20

Бюджет янә эшкуарларга ярдәм итә

Башкортстан Республикасы бюджетыннан эшкуарлык субъектларына ярдәм итү өчен өстәмә рәвештә 230 миллион сум акча бүленде.

Бюджет янә эшкуарларга ярдәм итәБюджет янә эшкуарларга ярдәм итә
Бюджет янә эшкуарларга ярдәм итә

Әлеге акчалар экспорт белән шөгыльләнүче сәнәгать предприятиеләренә ташламалы кредитлар бирүгә, шулай ук кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итүгә юнәлтелгән.

– Күрсәтелгән чаралар эшкуарлар эшчәнлегенә ярдәм итәргә, республикага яңа инвестицияләр җәлеп итәргә һәм, димәк, Русия Федерациясе субъектларында инвестицион мохит торышының милли рейтингында төбәк позициясен күтәрергә ярдәм итәчәк, – диде республика финанс министры Лира Игътисамова.

Фото: idco.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас