-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
11 ноябрь 2021, 20:11

Чүп-чар чыгару техникасы яңара

Башкортстанда каты коммуналь калдыклар чыгару белән шөгыльләнүче төбәк операторлары автопарк яңартуны дәвам итә.

Чүп-чар чыгару техникасы яңара
Чүп-чар чыгару техникасы яңара
Башкортстанда каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә инфраструктура үсешә. Яңа евроконтейнерлар сатып алына, чүп-чарны аерып җыю комплекслары төзелә, ә юлларга чүп-чар ташучы заманча машиналар чыга.

"Спецавтохозяйство" төбәк операторы машиналар паркын актив тулыландыра. Автопаркны модернизацияләү программасы кысаларында, төбәк операторы "МАЗ" автомобиле базасында чүп ташый торган биш машина алды. Машинаның җайланмалары каты коммуналь калдыкларны чыгару өчен оптимальләштерелгән. “МАЗлар тышкы кыяфәте белән генә аерылып тормый, ә кузовның уйланылган конструкциясе сыеклык һәм органиканың агып төшүен минимальләштерергә мөмкинлек бирә.

“Барлык яңа техника Глонасс системасы белән җиһазландырылган, логистика хезмәткәрләре һәм төбәк белән идарә итү үзәге белгечләре көн саен калдыкларны онлайн режимда чыгару графигының үтәлешен күзәтә”, - ди "Спецавтохозяйство" төбәк операторы директоры Рөстәм Халиков.

Бүгенге көндә калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторлары паркында 800дән артык техника исәпләнә.

Республика каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторларына ярдәм итә.
Соңгы ике елда аларга 76 берәмлек техника сатып алырга 5 миллион сум субсидия бирелде. Үткән елны «Каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең комплекслы системасы» федераль проекты һәм “Экология” гомумдәүләт проекты кысаларында төбәк операторларына 341 миллион сум бүлеп бирелде.

Субсидияләр каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторларының чыгымнарын финанс ягыннан тәэмин итүгә юнәлтелгән. Чыгымнарның төп юнәлешләре: транспортлау, эшкәртү һәм күмдерү хезмәтләре өчен түләү.

 

Фото: pravitelstvorb.ru

Чүп-чар чыгару техникасы яңара
Чүп-чар чыгару техникасы яңара
Чүп-чар чыгару техникасы яңара
Чүп-чар чыгару техникасы яңара
Чүп-чар чыгару техникасы яңара
Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас: