+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
11 ноябрь 2021, 14:54

Ничек үз эшеңне башларга?

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бу хакта үзенең социаль челтәрләрендә язды:

Ничек үз эшеңне башларга?
Ничек үз эшеңне башларга?

“Бөре районының Печенкино авылында яшәүче эшкуар Любовь Габитова агымдагы елның апрелендә районда үткән “Эшкуарлык сәгате”ндә компанияне үстерү буенча проект тәкъдим иткән.

Бездә мондый кече компанияләр өчен дәүләт программалары буенча субсидияләр каралган. Любовь Илдар кызы алардан файдаланып, мебель җитештерү буенча компания ачып җибәргән! Бөре районы хакимияте аңа электр тоташтыруда һәм җиһазлар сатып алуда ярдәм күрсәткән. Соңрак, Любовь Габитова “Эшсез гражданнарның үзмәшгульлегенә ярдәм итү” программасы буенча финанс ярдәме дә алган. Июнь аена мебельнең беренче үрнәкләре җыела да башлаган.

Бүген предприятиедә 4 кеше эшли. Любовь Илдар кызының планында – җитештерүне киңәйтү һәм эш урыннары санын арттыру. Әлеге вакытта ул документлар әзерли, сатып алынган җиһазларга тотылган чыгымнарның бер өлешен муниципаль программа исәбенә кайтарырга планлаштыра.

Һәр эшкуарга ярдәм итү, киңәш бирү өчен без республикада бизнес-шериф институтын уйлап таптык та инде. Еш кына авылдагы кечкенә компания торак пунктның икътисади нигезе булып тора.

Башкортстанда гамәлдә булган ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүмат, кирәкле сылтамалар һәм телефоннар безнең инвестпорталда тупланган https://investrb.ru

Барыгызга да уңышлар!”

Эшкуарлар һәм эшкуар буласы килгән барлык кешегә дә, мондый ярдәм булганда тәвәкәлләргә һәм җиң сызганып эшкә тотынырга кирәк!

 

Фото: Радий Хәбировның "Вконтакте"дагы сәхифәсеннән. 

Ничек үз эшеңне башларга?
Ничек үз эшеңне башларга?
Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас: