-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
11 ноябрь 2021, 17:20

Республика компанияләре Үзбәкстанга бизнес-миссиядә катнаша

10-12 ноябрьдә Башкортстан компанияләре Башкортстан Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министрлыгы тарафыннан Башкортстан экспортны яклау үзәге белән берлектә оештырылган Үзбәкстан Республикасына бизнес-миссиядә катнаша.

Республика компанияләре Үзбәкстанга бизнес-миссиядә катнаша
Республика компанияләре Үзбәкстанга бизнес-миссиядә катнаша

- Башкортстан Үзбәкстан белән ике яклы сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрне актив үстерә. Үзбәкстан тотрыклы рәвештә төбәкнең 10 төп чит ил партнеры исәбенә керә, - дип билгеләде Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министрының беренче урынбасары Лена Изотова.

Бизнес-миссиянең беренче көне барышында Үзбәкстан Республикасында Русия Федерациясе сәүдә вәкиле Андрей Мокроусов, "Русия экспорт үзәге" вәкиллеге җитәкчесе Павел Буханов белән эшлекле очрашу узды, анда төбәк компанияләре, үз чиратында, Үзбәкстан базарында Сәүдә вәкиллеге һәм РЭЦ вәкилләреннән Үзбәкстан базарында эшләү буенча тәкъдимнәр алып, үз продукцияләрен тәкъдир иттеләр.

Шулай ук республиканың аерым ведомстволары җитәкчелеге белән очрашулар узды, алар арасында Үзбәкстан Республикасы Төзелеш, Транспорт, Инвестицияләр һәм тышкы сәүдә министрлыклары вәкилләре дә бар иде.

Икенче көнне Үзбәкстан Республикасы Инновацион үсеш, Сәламәтлек саклау министрлыклары җитәкчелеге белән очрашулар планлаштырылган. Төбәк предприятиеләре өчен шулай ук Үзбәкстанның эре компанияләре белән берничә сөйләшү планлаштырылган.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: