+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
12 ноябрь 2021, 10:55

Финанс секторы нәтиҗәле эшләргә тиеш

Кичә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров рәислегендә республика төзүчеләренә проектлы финанслау һәм банк гарантияләре бирү мәсьәләләре буенча банк җәмәгатьчелеге вәкилләре белән эшлекле киңәшмә узды.

Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, максатлы ориентирларга ирешүнең мөһим шарты - төбәктә нәтиҗәле эшләүче финанс секторы булу.

- Төзелеш күләмнәрен арттыру өчен төзүчеләрнең һәм банкларның нәтиҗәле хезмәттәшлеге кирәк, - диде Андрей Назаров.

Премьер-министр, 214нче Федераль законга кертелгән үзгәрешләр нигезендә, бары тик эскроу-исәпләр генә төзелештә өлешләтә катнашу өчен акча алуның законлы ысулы булып тора, дип искәртте.

- Хәзерге вакытта республикада проектлы финанслау актив кулланыла. Гомумән алганда, әлеге механизмны куллануның уңай динамикасы күзәтелә. Узган елның ноябрендә эскроу-исәпләрне җәлеп итү механизмын торак төзүчеләрнең гомум саныннан якынча 44 проценты кулланса, хәзер бу 70 проценттан артык, - диде Андрей Назаров.

- Төзелеш тармагы проектлы финанслауга күчкәндә күп кенә төзүчеләрнең аны алу кыенлыклары туды. Бүгенге көндә яңа схемага күчкән барлык төзүчеләр дә проектлы финанслау алды, - дип хәбәр итте төзелеш һәм архитектура министры вазыйфаларын башкаручы Егор Родин.

Республика Хөкүмәте Аппараты җитәкчесенең беренче урынбасары Марина Долич дәүләт контрактларын тәэмин итү өчен банк гарантияләренә ихтыяҗ турында чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, узган ел нәтиҗәләре буенча һәм агымдагы елның 10 ае эчендә, ЕИС системасы мәгълүматлары буенча, республикада 187 миллиард сумнан артык суммага 450 мең контракт төзелгән. Шул ук вакытта контрактларның гомум саныннан кимендә 10 проценты банк гарантиясе белән тәэмин ителгән.

- Мондый мәгълүматлар банк җәмәгатьчелегенең дәүләт сатып алулары секторына һәм дәүләт мәнфәгатьләрен тәэмин итү белән бәйле барлык нәрсәләргә тиешенчә җәлеп ителмәве турында сөйли. Без бу юнәлештә эшләргә кирәк дип саныйбыз, - дип ассызыклады Марина Долич.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча Андрей Назаров социаль әһәмиятле объектларга кагылышлы гаризаларны карау вакытын киметә алырлык берничә тәкъдим әзерләргә кушты. Мисал итеп, ул тиз төзелә торган клиник-диагностик йогышлы авырулар үзәкләрен төзү буенча республика тәҗрибәсен китерде.

Фото: pravitelstvorb.ru

Финанс секторы нәтиҗәле эшләргә тиеш
Финанс секторы нәтиҗәле эшләргә тиеш
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: