+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
12 ноябрь 2021, 13:18

Икътисадчылар көне белән!

Югары уңышларга ирешкәннәргә дәүләт бүләкләре тапшырылды.

Икътисадчылар көне белән!Икътисадчылар көне белән!
Икътисадчылар көне белән!

Бүген Хөкүмәт йортында икътисади блок хезмәткәрләренә Икътисадчы көне бәйрәме хөрмәтенә дәүләт бүләкләре һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Хезмәткәрләрне республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров һәм аның беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов котладылар.

Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, икътисад дәүләт тормышының барлык өлкәләрен дә диярлек үз эченә ала һәм аның торышына җәмгыятьнең иминлеге турыдан-туры бәйле.

- Бүген Башкортстанда барган уңай үзгәрешләрне икътисадчылар эшеннән башка күз алдына да китереп булмый. Алар катнашлыгында республикада сәнәгать, сәүдә динамик үсештә, яңа тораклар төзелә, шәһәр һәм авыл территорияләре төзекләндерелә, инвестицияләр җәлеп ителә һәм яңа эш урыннары булдырыла. Хөкүмәт алдына яңа идарә итү ысулларын һәм стратегик планлаштыруның яңа системасын кертү буенча амбициоз бурычлар куелды. Бу эшнең нәтиҗәсе дә икътисади үсеш булырга тиеш, - диде Андрей Назаров.

Рөстәм Моратов сүзләренчә, Башкортстанның Икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министрлыгы бүген төбәкнең икътисади көн тәртибенең хедлайнеры булып тора.

- Министрлыкның бердәм эше нәтиҗәсендә республика ведомстволары белән берлектә Башкортстан федераль аренада зур уңышларга ирешә алды. Үткән ел нәтиҗәләре буенча республика инвестицион җәлеп итүчәнлек торышының илкүләм рейтингында 5нче урыннан 4нче позициягә күтәрелде. Бүген министрлык алдында Башкортстан икътисадының сыйфатлы алгарышлы үсешен тәэмин итү буенча амбициоз бурычлар тора. Бу көчле идеяләр һәм алга киткән үсеш проектларын гамәлгә ашыруны таләп итә, - дип хәбәр итте Рөстәм Моратов.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас