Бу хакта Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры Азат Бадранов хәбәр итте. Җир асты байлыкларыннан файдалану мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия җитәкчесе буларак, ул Баймак районына сәфәр кылды һәм эшкәртелә торган участокларда булды.
"Ярты ел элек без Баймак һәм Күсәй авылларыннан алтын чыгаручы «Таналык» һәм «Графское» предприятиеләре эшчәнлеген контрольгә алдык. Ул чакта компания хуҗалары урындагы җәмәгатьчелек белән рекультивация, коммуникацияләр кору, районның социаль-икътисади үсешендә катнашу буенча йөкләмәләрне үз өстенә алды. Компания үз өстенә алган сроклар инде чыкты, нәтиҗәдә йөкләмәләр я үтәлмәде, я өлешчә үтәлде. Шуңа бәйле рәвештә, көн тәртибенә югарыда аталган компанияләрдән лицензияне кире алу мәсьәләсен кертүдән башка вариант калмый", - диде вице-премьер.
Азат Бадранов шулай ук 1нче Төркмән һәм Басай авылларында яшәүчеләр белән очрашты, алар «Весна» җәмгыяте белән аралашу тәҗрибәсе турында сөйләделәр.
"Дөресен генә әйткәндә, мондый компанияне беренче тапкыр күрәм. Урындагы халык, авыл советлары һәм компания хуҗалары мәгълүматларына караганда, алар барлык кагыйдәләр буенча эшлиләр һәм халык сорауларына адекват җавап бирәләр», - диде ул.
Фото: bashinform.ru