Бу хакта мәгълүмат ведомствоның хокукый актлар проектлары порталында урнаштырылган.
Аракының минималь бәясен 7,4 процентка — хәзерге 243 сумнан 261 сумга кадәр арттырырга планлаштыралар.
Коньякның шул ук күләменең минималь бәясен 480 сумга кадәр күтәрү тәкъдим ителә, бу әлеге бәядән (446 сум) 7,6 процентка кыйммәтрәк.
Брендиның минималь бәясен Финанс министрлыгы 7,4 процентка, ягъни әлеге 324 сумнан 348 сумга кадәр арттырырга тәкъдим итә.
Соңгы ике елда хәмернең минималь бәясе даими арта бара. 2020 елның 1 гыйнварыннан иң арзанлы аракының ярты литры 215 сумнан 230 сумга кадәр кыйммәтләнгән иде. Бу ел башыннан ул 243 сумга кадәр артты.