- Безнең республикада кулланучылар хокукларын яклау механизмнарының нәтиҗәлелеген арттыру өчен Башкортстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан хокук белемнәрендәге җитешсезлекләрне тулыландырырга, соңгы яңалыклар белән танышырга, республика кулланучылар базарында сатыла торган товарларның сыйфаты турында белергә мөмкинлек бирүче онлайн-форматлар эшләнде, - дип билгеләп үтте республиканың сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Алексей Гусев.
Порталның эшчәнлек принциплары: бәйсезлек, объективлык, компетентлык, конфиденциальлек.
- Порталда продукциянең сыйфаты һәм хәвефсезлеге, ГОСТ һәм стандартлар таләпләренә туры килү-килмәве, шулай ук алынган нәтиҗәләргә карап, продукцияне шартлы төркемнәргә бүлү турында мәгълүматлар урнаштырылган.
Моннан тыш, портал килүчеләрне азык-төлек продукциясенең сыйфаты һәм хәвефсезлеге өлкәсендә актуаль норматив-хокукый актлар, дәүләт хакимияте органнарының "кайнар линия" телефоннары белән таныштыра.
"Ачык сыйфат» мәгълүмати-аналитик порталы материаллары белән әлеге сылтама буенча танышырга мөмкин: https://kachestvorb.ru/
Моннан тыш, аны кушымта рәвешендә алырга була.
Шулай ук министрлык канаты астында кулланучылар хокукларын яклау буенча интернет-портал эшли:https://portalzpp02.ru/
Көн саен сайтта кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә актуаль яңалыклар, бу өлкәдә хакимият органнары һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре белән кызыклы видеосюжетлар һәм интервьюлар урнаштырыла. Рәхим итегез!