Барлык яңалыклар
Икътисад
16 ноябрь 2021, 13:55

Радий Хәбиров XV «Русия транспорты» форумында Башкортстан делегациясен җитәкләде

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Мәскәүдә узучы XV Халыкара "Русия транспорты" форумында республиканың рәсми делегациясен җитәкләде.

Радий Хәбиров XV «Русия транспорты» форумында Башкортстан делегациясен җитәкләде
Делегация эше программасына транспорт инфраструктурасын үстерү мәсьәләләре буенча берничә эшлекле очрашу һәм «Русия транспорт-2035. Стратегиядән - гамәлгә ашыруга» пленар утырышта катнашу кергән.

Республика җитәкчесе, шулай ук, Башкортстан экспозициясе урнашкан «Русия транспорты» халыкара күргәзмәсендә булачак. Ул төбәк тармагының мөһим казанышларына, шулай ук транспорт һәм юл төзелеше өлкәсендәге эре проектларга багышланган.

Фото: glavarb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин