+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
17 ноябрь 2021, 17:05

300 миллион сум грант оту мөмкинлеге бар

Башкортстан IT-компанияләре һәм аны эшләүчеләр грант конкурсында 300 миллион сум алырга мөмкин.

300 миллион сум грант оту мөмкинлеге бар
300 миллион сум грант оту мөмкинлеге бар

Башкортстан IT-компанияләре дә Русия Санлы үсеш министрлыгы конкурсында коммуникацион ял һәм уен сервислары, аудио- һәм видеосервислар булдыру һәм гамәлгә кертү өчен 300 миллион сумга кадәр грант алала.

Дәүләт грантлары «Ростелеком» җәмгыяте белән «Диалог» оешмасы берлектә эшләгән «Яңа коммуникацион интернет-технологияләр» юл картасын гамәлгә ашыру кысаларында бүленәчәк. Компанияләрнең санлы трансформациясе өчен грант күләме 120дән 300 миллион сумга кадәр, үзебезнең IT-карарлар эшләүгә 20дән 300 миллион сумга кадәр тәшкил итәчәк.

Төп юнәлешләр - видеохостинг платформалары, видеоагымны интеллектуаль динамик анализлау һәм тану, фейкларны һәм дипфейкларны ачыклау технологияләре, тәкъдим итү сервислары, кулланучыларны анализлау һәм контентның таргетланган автогенерациясе программа комплекслары.

- Теләсә нинди юнәлешләрне эшләүче компанияләргә грант ярдәме һәрвакыт актуаль. Башкортстанда программа продуктларын төбәкне санлы трансформация файдасына үстерү өчен субсидия алу мөмкинлегеннән һичшиксез файдаланачак идея эшләүчеләр күп, - диде Башкортстанның санлы үсеш министры урынбасары Рәсүл Таипов.

Конкурска гаризалар 2023 елга кадәр кабул ителә. Катнашу өчен рфрит.рф/support-measure сайтындагы шәхси кабинетта теркәлү яки юридик берәмлекнең дәүләт хезмәтләрендә исәпкә алынуы кирәк.

 

Фото: iz.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: