-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
17 ноябрь 2021, 13:45

Уфада Русия энергетика форумы үтә

Уфада 16 ноябрьдә ВДНХ-ЭКСПОда Русия энергетика форумы һәм ХVII «Энергетика Урала» махсуслаштырылган күргәзмәсе эшли башлады. Аны ачу тантанасында Башкортстан Башлыгы Хакимияте Җитәкчесе Александр Сидякин катнашты.

Уфада Русия энергетика форумы үтә
Уфада Русия энергетика форумы үтә

Форум мәйданчыгында телекүпер режимында «БЭСК» җәмгыяте электромобильләре өчен ике заряд станциясе эшләтеп җибәрелде. Уфада Ибраһимов бульварында һәм Агыйделнең яңа яр буенда 60 кВт куәтле электр заправкалары эшләтеп җибәрелде, алар 20 минут эчендә электромобильне зарядкаларга мөмкинлек бирә.

Форум кысаларында 24 тармак секциясе узачак, анда энергетиканың төп бурычлары турында фикер алышачаклар, аларда Русиянең 13 шәһәреннән 180 спикер чыгыш ясаячак.

Форум тармак эшенең төрле юнәлешләре экспертларын берләштерә, яңадан сәнәгать, фән һәм бизнес синергиясе, тармак компанияләре, дәүләт хакимияте органнары, ассоциацияләр һәм фәнни бергәлек арасындагы диалог өчен шартлар тудыра. Көн тәртибендәге аеруча актуаль мәсьәләләр: тармакны санлы трансформацияләү, энергияне сак тоту технологияләрен гамәлгә кертү өлкәсендә гамәли чишелешләр, Русиядә ВИЭ ваклап сату базарын үстерү һәм микрогенерация үзенчәлекләре, водород һәм углерод материалларын куллану. Шулай ук ресурслар белән тәэмин итүче предприятиеләрнең кулланучылар белән хезмәттәшлегенә, тармак өчен заманча белгечләр әзерләүгә дә зур игътибар бирелде.

«Энергетика Урал» күргәзмәсе Русиянең 9 төбәгеннән 70 компанияне җыйды. Аларның 20 проценты үз продукциясен безнең төбәктә беренче тапкыр тәкъдим итә.

Форум 18 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: