+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
18 ноябрь 2021, 22:20

Андрей Назаров “Инвестицион сәгать” үткәрде

Бүген Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров «Инвестицион сәгать» форматында тематик киңәшмә үткәрде.  

Андрей Назаров “Инвестицион сәгать” үткәрде
Андрей Назаров “Инвестицион сәгать” үткәрде

Анда икътисад һәм социаль өлкәнең төрле тармакларында яңа проектлар каралды.

“Русия тимер юллары” җәмгыяте филиалы территориаль идарәсе буенча Куйбышев тимер юлы башлыгы урынбасары Дмитрий Новиков Уфа станциясенең Корылмалар комплексын реконструкцияләү һәм вокзал комплексын төзекләндерү проектын тәкъдим итте.

Эшләр ике этапта башкарылачак дип планлаштырыла. Беренчесе - «вставка», «конкорс» биналары төзү, вокзал бинасын, платформаларны һәм инженерлык челтәрләрен реконструкцияләү. Ул инде төгәлләнгән. Икенче этапта платформаларны реконструкцияләү, җәяүлеләр тоннелен төзеп бетерү һәм территорияне гомум төзекләндерү эшләре дәвам итәчәк.

Дмитрий Новиков билгеләп үткәнчә, реконструкциянең нәтиҗәсе булып транспортта халыкның ышанычлылыгын һәм хәвефсезлеген тәэмин итү, шул исәптән мөмкинлекләре чикле гражданнар өчен киртәләрсез үтеп керү мөмкинлеге булырга тиеш.

Бу хакта тулырак: pravitelstvorb.ru/ru/press-office/news.php?ELEMENT_ID=53565

Фото: pravitelstvorb.ru/ru/press-office/news.php?ELEMENT_ID=53565

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: