+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
19 ноябрь 2021, 10:05

Кемнәрнең акчасы арта?

Яшәү минимумын үстерү аз керемле русиялеләрне яклауга юнәлтелгән.

Кемнәрнең акчасы арта?
Кемнәрнең акчасы арта?



Хезмәт хакын һәм яшәү минимумын күтәрүгә федераль һәм төбәкләр бюджетлары, шулай ук бюджеттан тыш фондлар — якынча 30 миллиард сум акча юнәлтәчәк.

Президент Владимир Путин тарафыннан анонсланган яшәү минимумын һәм аңа бәйле түләүләрне арттыру - 16 миллион русиялегә, ә минималь хезмәт хакы күләмен арттыру — икътисад тармакларындагы 3 миллион гражданга кагылачак. Бу хакта вице-премьер Татьяна Голикова белдерде.

«Бүгенге көндә балаларга түләнә торган барлык социаль пособиеләр, шулай ук пенсиягә федераль һәм төбәкләр өстәмәләре һәм "больничныйлар" буенча страховка түләүләре яшәү минимумын индексацияләүгә бәйле. Гомумән алганда, бу түләүләрнең артуы безнең 16 миллионга якын гражданга кагылачак. Хезмәт хакын арттыру шулай ук икътисадның бюджет һәм бюджеттан тыш тармаклары хезмәткәрләренең хезмәт хакларына да кагылачак. Бу - 3 миллион тирәсе безнең гражданнар», - диде ул.

Ул шулай ук яшәү минимумын һәм минималь хезмәт хакын арттыру федераль бюджет, бюджеттан тыш фондлар һәм субъектлар хисабына тәэмин ителәчәк, дип аңлатты.

 

 

Автор:Идрис Саитгалеев
Читайте нас: