+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
19 ноябрь 2021, 10:29

Стратегия гамәлгә ашырылачак

Башкортстан делегациясе Мәскәүдә “Транспорт атнасы”нда катнашты.

Стратегия гамәлгә ашырылачак
Стратегия гамәлгә ашырылачак

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Мәскәүдә үтүче XV Халыкара “Русия транспорты” форумында республиканың рәсми делегациясен җитәкләде.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров форум кысаларында узган “Русия транспорты” халыкара күргәзмәсендә булды.
Транспорт өлкәсендә үз казанышларын һәм эшләнмәләрен 90нан артык экспонент тәкъдим итте. Алар арасында – транспорт инфраструктурасы операторлары, йөк һәм пассажир ташучылар, логистика тармагы вәкилләре, федераль һәм төбәк башкарма власть органнары.
Башкортстан, башка төбәкләр кебек үк, күргәзмәдә республиканың тармактагы мөһим казанышларына, шулай ук транспорт һәм юл төзелеше өлкәсендәге куәтле проектларга багышланган экспозиция тәкъдим итте. Алар арасында – Идел буе федераль округында иң зур “Көнчыгыш чыгу юлы”, Уфа тимер юл боҗрасы проектлары.
Күргәзмәне караганнан соң, Радий Хәбиров “Русия транспорты – 2035: стратегиядән – гамәлгә ашыруга кадәр” пленар фикер алышуда катнашты. Анда катнашучы спикерлар – Русия Хөкүмәте әгъзалары, губернаторлар, әйдәүче транспорт компанияләре җитәкчеләре – Русиянең яңартылган Транспорт стратегиясен гамәлгә ашыру, илнең бердәм транспорт челтәрен үстерү, шулай ук, тармакны санлаштыру һәм энергия белән бәйле яңа мөмкинлекләр һәм хәвефләр мәсьәләләрен тикшерде.
Журналистлар белән әңгәмә вакытында Башкортстан Башлыгы транспорт, пассажирлар һәм йөк ташу өлкәсен модернизацияләү республика Хөкүмәте эшенең мөһим юнәлеше булуын билгеләп үтте. Шуңа күрә “Транспорт атнасы” кысаларында төбәк делегациясе күп кенә мәсьәләләр, шул исәптән тимер юл һәм авиация инфраструктурасын үстерүгә бәйле мәсьәләләр буенча фикер алышуны планлаштыра.
Арытаба Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Русия тимер юллары” җәмгыяте генералҗный директоры Олег Белозеровның белән очрашты. Яклар республиканың тимер юл инфраструктурасын модернизацияләү мәсьәләләре буенча фикер алышты. Алар исәбендә – Уфа тимер юл боҗрасын булдыру өчен Дим – Иглин участогында икенче юл төзү.
– Башкортстан башкаласын урап узу юлы – “Русия тимер юллары” белән гамәлгә ашыра торган иң зур проектларның берсе, –диде Радий Хәбиров. – Бу – Башкортстанның транспорт инфраструктурасын үстерүнең мөһим юнәлеше, һәм мин “Русия тимер юллары” җитәкчелегенә берлектәге эшнең яхшы темплары өчен рәхмәт белдерәм.
Республика Башлыгы бу проект, шулай ук, төбәк башкаласы белән аэропорт арасында тимер юл элемтәсен оештыруны үз эченә ала, дип белдерде. Уфа боҗрасын файдалануга тапшыргач, шәһәр халкы һәм кунаклар тиз һәм уңайлы транспорт төренә ия булачак.
Олег Белозеров республика белән үзара бәйләнешне югары бәяләде.
– Транспорт инфраструктурасын үстерүдә без пассажирлар уңайлылыгын арттыруга йөз тотарга тырышабыз. Башкортстан белән хезмәттәшлек билгеләнгән планнарны уңышлы гына тормышка ашырырга мөмкинлек бирә, – диде ул.
Арытаба халыкара форум кысаларында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Мәскәү мэрының транспорт мәсьәләләре буенча урынбасары Максим Ликсутовның эшлекле очрашуы узды. Анда, шулай ук, республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров, төбәкнең транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев, Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Сергей Греков катнаштылар.
— Мәскәү җәмәгать транспортын үстерү буенча бик җитди адымнар ясады, — диде Радий Хәбиров. – Без Русия башкаласы инфраструктурасына зур кызыксыну белән карыйбыз, республикада гамәлгә кертү өчен иң яхшы тәҗрибәләрне өйрәнәбез.
Очрашуда билет системасын “Тройка” картасы нигезендә “Алга” транспорт картасы белән яраклаштыру мөмкинлекләре каралды.
Мәскәүлеләр метрода һәм башка төр җәмәгать транспортында йөрү өчен “Тройка” картасыннан файдалана. Картаның функцияләре даими киңәя. Мәсәлән, аның белән музейларга керү өчен түләргә була. Аны шулай ук Мәскәү, Ярославль, Тула, Ростов өлкәләрендә, Яңа Уренгой, Ульяновскида, Амурдагы Комсомольскида, Пермь краенда һәм Карелия Республикасында кулланып була.
–Башкортстанда транспорт һәм башка өлкәләрдә дә кулланыла торган “Алга” транспорт картасын актив кертәбез. Шуңа күрә безгә халык уңайлылыгы өчен түләү системаларының үзара хезмәттәшлеге перспективаларын өйрәнү мөһим, — диде Радий Хәбиров.
Яклар, шулай ук, Башкортстан өчен интеллектуаль транспорт системасын проектлау буенча фикер алышты, ул транспорт агымы белән идарә итүне автоматлаштырырга, аварияләрне киметергә һәм юл хәрәкәтен оештыру сыйфатын арттырырга тиеш.
Радий Хәбиров журналистлар белән әңгәмә барышында республика делегациясенең “Транспорт атнасы” чараларында катнашу бурычлары, шулай ук Мәскәү мэры урынбасары Максим Ликсутов һәм “РЖД” җәмгыяте генеральный директоры Олег Белозёров белән очрашуларның нәтиҗәләре турында сөйләде.
– Максим Станиславович белән безнең беренче очрашудан ук яхшы, дустанә мөнәсәбәтләр урнашты, – диде Радий Хәбиров. – Асылда аның ярдәме белән Мәскәү буйлап безнең бренд сурәтләнгән метропоезд йөри, ул Уфаның 450 еллыгына багышлана. Әлегә Сокольники линиясе буйлап йөри, бүген без аның башка юнәлешләр буенча да йөрүен оештыруны сорадык.
Бәлки, бу идеаль карар түгелдер, әмма без Мәскәү мэриясеннән аларның алмаштырылган трамвай паркын безгә тапшыруны сорадык. Аларда әлеге төр транспорт фонды нибары 50 процентка тузган, ә бездә – 90 процентка. Шулай итеп, тиздән безнең Уфага 50 трамвай киләчәк. Бу Уфа шәһәр транспорты системасына зур ярдәм булачак.
Арытаба Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия транспорт министрының беренче урынбасары Андрей Костюк белән очрашты.
Яклар республиканың юл комплексы эше йомгаклары, шулай ук, 2022-23 елларда тармакның үсеш перспективалары турында фикер алышты. Аерым алганда, Башкортстанның эре транспорт корылмаларын төзү һәм аларны реконструкцияләү, бу проектларга федераль акчалар җәлеп итү турында сүз барды.
– Моннан тыш, республика башкаласында шәһәр, Затон һәм Шакша микрорайоныннан Көньяк чыгу районындагы эре күпер корылмаларына ремонт таләп ителә. Ремонтларга планлаштырылган тагын бер күпер Стәрлетамакта урнашкан, –дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. – Киләсе елда күперләрне ремонтлау федераль программасы буенча республика бу максатларга 1 миллиард сум тирәсе акча алачак.
Башкортстан Башлыгы ассызклаганча, шулай ук, федераль акчалар, аларның үткәрү сәләтен арттыру өчен, М-5 һәм М-7 магистральләренең төбәк участокларын реконструкцияләүгә юнәлтеләчәк.
“Русия транспорты” Халыкара күргәзмәсендә тәкъдим ителгән Башкортстан экспозициясен Русия транспорт министры Виталий Савельев карады. Республикада мөһим тармак казанышлары, шулай ук, транспорт һәм юл төзелеше өлкәсендәге масштаблы проектлар турында аңа Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Рәиф Абдрәхимов сөйләде.
Виталий Савельев Уфа транспорт инфраструктурасын үстерү һәм Башкортстан башкаласының юл-урам челтәре йөкләнешен киметү өчен проектның әһәмиятен югары бәяләде. Министр, шулай ук, “Көнчыгыш чыгу” юлы М-5 “Урал” һәм М-7 “Идел” трассалары арасында автомобиль юлын шактый яхшыртачак, дип ассызыклады.
Рәиф Абдрәхимов, шулай ук, Русия транспорт министрына Уфа тимер юл боҗрасы проектын тәкъдим итте. Аны эшләтеп җибәрү 2030 елга Уфа агломерациясенең шәһәр яны юнәлешләрендә еллык пассажирлар агымын 1,5 миллионнан 6,5 миллионга кадәр арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Автор:Алсу Нуриманова
Читайте нас: