+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
19 ноябрь 2021, 20:46

Үзебезнең чөгендердән - үзебезнең шикәр

Башкортстан Республикасы Хөкүмәте белән «Раевсахар» җәмгыяте арасында инвестиция килешүе төзеләчәк.

Үзебезнең чөгендердән - үзебезнең шикәр
Үзебезнең чөгендердән - үзебезнең шикәр

- Инвестицион проектны тормышка ашыру заводның куәтен арттырып кына калмыйча, республикада шикәр чөгендере җитештерү күләмнәрен дә арттырырга мөмкинлек бирәчәк, - ди Башкортстан авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Рамил Нуриәхмәтов. - Республика һәрвакыт шикәр чөгендере җитештерү һәм эшкәртү буенча илдә алдынгы позицияләрдә торды. Эшкәртү предприятиеләрен модернизацияләү арытаба да алда барырга мөмкинлек бирәчәк.

Модернизацияләүдән соң предприятиедә бер сезон эчендә 100 мең тоннага якын шикәр, 22 мең тонна чөгендер патокасы, 30 мең тонна коры грануллы ком җитештереләчәк.

«Раевсахар» инвестицион килешү төзегәннән соң, салым преференцияләре алачак.

Белешмә:
Башкортстан Республикасында өстенлекле инвестиция проектлары милеккә салымнан азат ителергә һәм табышка салым буенча 12,5 процентка кадәр киметелгән ташламаларга ия булырга мөмкин.

Фото6 "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: