-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
20 ноябрь 2021, 18:25

"Fitch Ratings" та Башкортстанның кредит рейтингын югары бәяләде

Халыкара "Fitch Ratings" рейтинг агентлыгы агымдагы елда чираттагы тапкыр Башкортстан Республикасының "ВВ" дәрәҗәсендә озак сроклы кредит рейтингының "Тотрыклы" фаразын расланды.

"Fitch Ratings" та Башкортстанның кредит рейтингын югары бәяләде
"Fitch Ratings" та Башкортстанның кредит рейтингын югары бәяләде

- Әлеге халыкара агентлыкның бәяләве Башкортстанның инвестиция дәрәҗәсендә кредит рейтингын раслый, бу республика җитәкчелеге тарафыннан сайланган төбәк үсеше курсының нәтиҗәлелеген күрсәтә, - дип билгеләде Башкортстанның финанс министры Лира Игътисамова.

Исегезгә төшерәбез: "Эксперт РА" рейтинг агентлыгы кичә Башкортстанның "ruАА" дәрәҗәсендәге шкаласы буенча кредит алу рейтингын раслады. Рейтинг буенча фараз - "Тотрыклы".

Шулай ук "Moody 's Investors Service" халыкара рейтинг агентлыгы бәяләве нигезендә Башкортстанның рейтингы элекке дәрәҗәдәге (Ва1, "Тотрыклы") фаразында калды.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: