+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
20 ноябрь 2021, 18:15

"Moody’s Investors Service" Башкортстанның кредит рейтингын янә раслады

"Moody’s Investors Service" халыкара рейтинг агентлыгы мәгълүматлары нигезендә Башкортстан Республикасы рейтингы элекке дәрәҗәдә - Ва1 ("Тотрыклы") фаразында калды.

"Moody’s Investors Service" Башкортстанның кредит рейтингын янә раслады
"Moody’s Investors Service" Башкортстанның кредит рейтингын янә раслады

- Башкортстан рейтингы, ышанычлы партнер буларак, шулай ук "Fitch Ratings" халыкара һәм «Эксперт РА» рейтинг агентлыклары тарафыннан да расланды.

Бәйсез экспертларны бәяләү гамәлгә ашырыла торган финанс сәясәтенең нәтиҗәлелеге, шулай ук икътисадыбызның һәм республика бюджетының тышкы факторларга карата тотрыклылыгы турында сөйли, - дип билгеләде Башкортстанның финанс министры Лира Игътисамова.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: