Барлык яңалыклар
Икътисад
22 ноябрь , 14:35

Инвестиция мәйданчыкларының интерактив реестры булдырылды

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә республикада инвестиция мәйданчыкларының интерактив реестры булдырылу турында хәбәр урнаштырган.

Инвестиция мәйданчыкларының интерактив реестры булдырылды
“Без бизнес белән эшләүне дәвам итәбез. Эшкуарларга уңайлы булсын өчен Башкортстан Үсеш корпорациясе сайтында буш инвестиция мәйданчыклары реестры формалаштырылды.

Реестр инвесторларның вакытын янга калдырырга һәм кирәкле параметрлар буенча тиз арада участокны сайларга мөмкинлек бирә. Безнең белгечләр 1374 мәйданчыкны анализлаган инде, 1050 паспорт оештырылган. Биш ай эчендә тикшерелгән мәйданчыклар саны өчтән бергә арткан. Июньдә, мәсәлән, реестрда 918 мәйданчык, 700 паспорт булган.

Инвестиция мәйданчыклары паспорты объект турында төп белешмәләр, җир кишәрлеге һәм күчемсез мөлкәт характеристикасы булган бердәм формадан гыйбарәт. Документта шулай ук инженерлык һәм транспорт инфраструктурасына характеристика һәм файдалану мөмкинлеге күрсәтелә, Русиянең ачык кадастр картасында җир кишәрлегенең урнашу схемасы һәм кирәкле видео- һәм фотоматериаллар күрсәтелгән.

Мәйданчыкларның паспортларыннан тыш, инвесторларга проект алды стадиясен оптимальләштерүче һәм проектны эшләтеп җибәрү вакытын сизелерлек кыскарта торган башка инструментлар да тәкъдим ителә. Шуларның берсе - панорама рәвешендә потенциаль инвестиция мәйданчыкларын тәкъдир итү. Бу интерактив, кош очышы биеклегеннән, югары сыйфатлы сферик аэрофотопанорама. Анда җир участогының рельефын, социаль инфраструктура объектлары булу-булмавын карарга мөмкин. Файлларда җир кишәрлегенең чикләре һәм мәйданы сурәтләнгән, шулай ук тәкъдим ителә торган мәйданчыкның характеристикалары турында кыскача мәгълүмат бирелгән.

Болар барысы да эшкуарларга, урынга чыкмыйча гына, җир кишәрлеген тулысынча күрергә ярдәм итә һәм вакытны сизелерлек дәрәҗәдә янга калдыра”, - дип яза Радий Хәбиров “ВКонтакте”да.

Фото: “Вконтакте”

 

Автор:Фануз Хабибуллин