Барлык яңалыклар
Икътисад
23 ноябрь , 12:52

Юл йөрү уңайлы булсын

Уфада юл буе сервисының заманча күпфункцияле комплексын төзү проекты Башкортстан Республикасы Икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министрлыгының өстенлекле исемлегенә кертелде.

Юл йөрү уңайлы булсын

Яңа объектка кафе, кибет, техник хезмәт күрсәтү станциясе, йөк һәм җиңел машиналар өчен автомойкалар, шулай ук логистик үзәк керәчәк.

Юл буе сервисының күпфункцияле комплексы Уфаның Калинин районы Самохваловка авылы янында М-5 трассасының 1485нче километрында урнашкан. Инвестицияләр күләме 150 миллион сум тәшкил итәчәк, 48 яңа эш урыны булдырылачак. Инвестицион проект 2022-23 елларда тормышка ашырылачак. Проектның кураторы - Башкортостан Республикасы Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министрлыгы.

Билгеләп үтик, бүгенге көндә республиканың өстенлекле инвестицион проектлары исемлегенә 20дән артык проект кертелгән, алар буенча инвестицияләр күләме 3,3 миллиард сумнан артып китә.

Юл буе сервисын үстерү Башкортстан Хөкүмәте өчен өстенлекле булып тора. 2024 елга республикада 1 мең яңа объект төзү һәм шул кадәр үк реконструкцияләү планлаштырыла.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Резида Валитова