

Шул ук вакытта Башкортстан бирелгән поручительләр һәм хупланган эшкуарлар саны буенча иң югары үсешле төбәк буларак билгеләнде (узган елга карата 143,5 процент).
- Башкортстан Республикасының Төбәк гарантия фонды тарафыннан поручительлекләр бирүнең уңай динамикасы өченче ел рәттән саклана. 2018 елда әлеге ярдәм төре белән республиканың 26 эшкуары, 2019 елда - 31, узган елда - 117, агымдагы елның 9 аенда 1 миллиард сумлык 151 поручительлек бирелгән. Бизнесның ташламалы шартларда финанслауга керүен тәэмин итү - безнең эшнең эшкуарлык өлкәсен үстерү максатларында өстенлекле юнәлеше, - дип ассызыклады республика Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты рәисе Нияз Фазылов.
Фото: pravitelstvorb.ru