Исегезгә төшерәбез, элегрәк предприятие сатылу сәбәпле, күрү сәләте буенча инвалидлардан торган завод коллективын эштән азат итү һәм күпләп кыскарту куркынычы турында мәгълүм булган иде.
"Дүшәмбе көнне без Уфада филиалы булган „Белавтодеталь“ предприятиесе җитәкчелеге, шулай ук Бөтенрусия сукырлар җәмгыяте җитәкчелеге белән очраштык. Фикер алышу һәм сөйләшүләр барышында инвалидлар өчен барлык эш урыннарын саклап калу турында килешүгә ирешелде. Алга таба без Сәнәгать һәм инновацион сәясәт министрлыгы мәйданчыгында ук җитештерү мәсьәләләре, заказлар белән тәэмин итү, Башкортстан Республикасы Сукырлар җәмгыятенең барлык предприятиеләре эшчәнлеге турында фикер алышырга ниятлибез», — диде Ленара Иванова.
Генпрокуратурага хәлне ачыклау үтенече белән Русия Федерациясе Иҗтимагый палатасының Уңай мохит һәм инклюзив практикаларны үстерү комиссиясе рәисе, билгеле җырчы Диана Гурцкая мөрәҗәгать иткән иде.
Фото: Башинформ